Николай Гумилёв
Жираф

Бүген күзаллыйм: бигрәк тә карашың моңсу,
Кулларыңда бигрәк хәлсез, дикъкатьле булып,
Тыңла әле: бик еракта, Чад күлендә
Йөри ди бер ыспай Жираф, уйларга тулып.

Аңа зифа буй бирелгән һәм наз-горурлык,
Һәм дә, тиресен матурлап, бизәк уелган:
Аның белән тик ай гына, чагыштырырлык
Булып йөзә күл өстендә — нурга туенган.

Салмак йөгерүе дәген — кош очышыдай,
Ә ерактан төсле җилкән булып күренә,
Күп кызык нәрсәләр күрә җир, әйе, беләм,
Кояш баткач, ул качканда. куыш түренә.

Кызык әкиятләрен беләм серле иллшрнең
Кара гүзәл мәхәббәте, илбаш турында,
Тик син озак сулагансың төксе томанны,
Шуңа күрә сиңа кулай яңгыр үрендә...

Мин сөйләрмен сиңа тропик бакча турында,
Төз пальмалар, үләннәрнең анда мең төре!
Син елыйсың? Тыңла: ерак шул Чад күлендә
Иртә таңнан ыспайланып бер Жираф йөри.

Мансур Сафин
(Nikolay Gumilev`s site)

Николай Гумилёв
Жираф

Сегодня, я вижу, особенно грустен твой взгляд,
И руки особенно тонки, колени обняв.
Послушай: далёко, далёко, на озере Чад
Изысканный бродит жираф.

Ему грациозная стройность и нега дана,
И шкуру его украшает волшебный узор,
С которым равняться осмелится только луна,
Дробясь и качаясь на влаге широких озер.

Вдали он подобен цветным парусам корабля,
И бег его плавен, как радостный птичий полет.
Я знаю, что много чудесного видит земля,
Когда на закате он прячется в мраморный грот.

Я знаю веселые сказки таинственных стран
Про черную деву, про страсть молодого вождя,
Но ты слишком долго вдыхала тяжелый туман,
Ты верить не хочешь во что-нибудь, кроме дождя.

И как я тебе расскажу про тропический сад,
Про стройные пальмы, про запах немыслимых трав…
Ты плачешь? Послушай… далёко, на озере Чад
Изысканный бродит жираф.

Стихотворение Николая Гумилёва «Жираф» на татарском.
(Nikolay Gumilev in tatar).

In other languages

All translations of this poem →