Мин дә телим, китап укучылар,
Тыныч оҗмах серен табырга,
Мин яраттым сәер ул юллардан
Өмет-хәтирәсез чабырга.
Бертуктаусыз шигьри гөрләвекләр
Акты, дәфтәрләрне тутырып,
һәм тыңларга ул агнымның моңын
Мин яраттым, сабыр утырып.
Тик кичләрен.... Ничек куркыныч ул
Төнге шәүлә шкаф артында,
Маятник та, хәрәкәтсез айдай,
Шомлы ялтырап ятса янында...
Читатель книг, и я хотел найти
Мой тихий рай в покорности сознанья,
Я их любил, те странные пути,
Где нет надежд и нет воспоминанья.
Неутомимо плыть ручьями строк,
В проливы глав вступать нетерпеливо
И наблюдать, как пенится поток,
И слушать гул идущего прилива!
Но вечером… О, как она страшна,
Ночная тень за шкафом, за киотом,
И маятник, недвижный, как луна,
Что светит над мерцающим болотом!