Николай Гумилёв
Яман Төш

Мин ыңгыраштым яман төштән,
Һәм кайгыдан кинәт уяндым,
Төшкә керде - син яраттың ятны,
Ә мин — бозлы суда коендым...

Ятагымнан торып, йөгердем мин,
Катил качкан кебек плахадан,
Һәм күзәттем тонык фонарьларның
Ерткыч күзләредәй янганын.

Юктыр минем кебек моңлы сукбай
Бу хәстәрсез төнге дөньяда —
Дөм караңгы урамнарны гизәм,
Гүя корган шыксыз елгада...

Килеп бастым ишегең каршына мин —
Барча юллар монда китерә:
Тик барыбер беркайчан да кыймам
Аны ачып, алга үтәргә...

Беләм ич, ул сине рәнҗеткәнен,
Хәтта төштә генә булса да,
Әмма янә үлепләр үк бетәм,
Басалмыйча изге тупсаңа...

Мансур Сафин
(Nikolay Gumilev`s site)

Николай Гумилёв
Сон

Застонал я от сна дурного
И проснулся, тяжко скорбя:
Снилось мне — ты любишь другого
И что он обидел тебя.

Я бежал от моей постели,
Как убийца от плахи своей,
И смотрел, как тускло блестели
Фонари глазами зверей.

Ах, наверно таким бездомным
Не блуждал ни один человек
В эту ночь по улицам темным,
Как по руслам высохших рек.

Вот, стою перед дверью твоею,
Не дано мне иного пути,
Хоть и знаю, что не посмею
Никогда в эту дверь войти.

Он обидел тебя, я знаю,
Хоть и было это лишь сном,
Но я все-таки умираю
Пред твоим закрытым окном.

Стихотворение Николая Гумилёва «Сон» на татарском.
(Nikolay Gumilev in tatar).

In other languages

All translations of this poem →