Николай Гумилёв
Үзгә кош

Мин бүтән дога укымам,
Онытылган сүзләре.
Баш өстемдә янау кошы —
Утлы аның күзләре.

Зарлы коркылдау ишетәм —
Черек цимбаллар чыңы,
Ишетәм хә диңгез шавын,
Шомлы кыялар моңын.

Күрәм мин корыч тырнаклар —
Алар күкләрдән яный,
Гүя сихри болыт гаме
Өмет түрләрен ялмый.

Куркам мин. Ниләр тели ул? —
Мин яшь Генимед түгел...
Баш очымда нурлар сибә
Элладаның чал күге.

Әгәр Алла күгәрчене
Килсә: “Бул әзер!” — диеп,
Нигә ул шулай ваемсыз,
Күңелемә кырыс тиеп?..

Мансур Сафин
(Nikolay Gumilev`s site)

Николай Гумилёв
Птица

Я не смею больше молиться,
Я забыл слова литаний,
Надо мной грозящая птица,
И глаза у нее — огни.

Вот я слышу сдержанный клекот,
Словно звон истлевших цимбал,
Словно моря дальнего рокот,
Моря, бьющего в груди скал.

Вот я вижу — когти стальные
Наклоняются надо мной,
Словно струи дрожат речные,
Озаряемые луной.

Я пугаюсь, чего ей надо,
Я не юноша Ганимед,
Надо мною небо Эллады
Не струило свой нежный свет.

Если ж это голубь Господень
Прилетел сказать — Ты готов! —
То зачем же он так несходен
С голубями наших садов?

Стихотворение Николая Гумилёва «Птица» на татарском.
(Nikolay Gumilev in tatar).

In other languages

All translations of this poem →