Николай Гумилёв
Бу Кич

Бу җил нинди канатсыз вә сүрән!
Шәфәкъ — чатнаулы кавындай — күрәм...

Һәм,төрткәләп, ашыктырам-барлыйм
Сүлпән тәгәрәүче болытларны.

Мондый салмак, акрын кичләрдә
Кучер куалый соңгы көчләрдән,

Балыкчылар ишә җайлабрак,
Урманчылар кисә сайлабрак

Бик зур, бөдрә, мәгърур имәннәрне...
Ә галәмләр өчен җаваплылар,

Язмышларның хөр агышын аңлап,
Барча ритм һәм моңнарны барлап,

Илһам эзли, шигъри юллар төзеп —
Бу дөньяның рухсыз төшен өзеп.

Мансур Сафин
(Nikolay Gumilev`s site)

Николай Гумилёв
Вечер

Как этот ветер грузен, не крылат!
С надтреснутою дыней схож закат.

И хочется подталкивать слегка
Катящиеся вяло облака.

В такие медленные вечера
Коней карьером гонят кучера,

Сильней веслом рвут воду рыбаки,
Ожесточенней рубят лесники

Огромные, кудрявые дубы…
А те, кому доверены судьбы

Вселенского движения и в ком
Всех ритмов бывших и небывших дом,

Слагают окрыленные стихи,
Расковывая косный сон стихий.

Стихотворение Николая Гумилёва «Вечер» на татарском.
(Nikolay Gumilev in tatar).

In other languages

All translations of this poem →